Кичә, 2012 елның 3 апреле көнне, Татарстан Республикасының дәүләт органнары һәм Татарстан Республикасының башкарма хакимияте аппараты органнары хезмәткәрләренең II Спартакиадасы кысаларында дартс спорт төре буенча ярышлар үткәрелде.
Ярышлар - дәүләт хезмәтен үтүче хезмәткәрләргә физик тәрбия бирүне камилләштерү өчен шартлар тудыру һәм республика дәүләт учреждениеләрендә спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү максатыннан оештырыла.
Дартс уены организмны киеренкелектән арындыру, ярсу, җыелган тискәре эмоцияне бетерүгә ярдәм итә. Моннан тыш, дартс белән шөгылъләнү, кешенең төзлек, төгәллек, хәрәкәт координациясен камилләштерә, арка мускулын ныгыта һәм җиңүгә омтылыш тәрбияли икән.