Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Айрат Нуретдинов рәислегендә җир кишәрлекләрен бер категориядән икенчесенә күчерү буенча эш группасының чираттагы утырышы булды.
Утырышта Югары Ослан муниципаль районының Набережно-Моркваши авылы җирлеге чикләрендәге М-7 “Идел” федераль автомобиль юлының 777 км дагы юл полосасы кырыенда урнашкан 2,6 га җир кишәрлеген “Юл хәрәкәте иминлеге” автоном оешмасы тарафыннан тоткарланган транспорт чараларын кую өчен махсус стоянка төзү өчен авыл хуҗалыгы җирләрен промышленность җирләре категориясенә күчерү буенча җир төзү эшләре каралды.
Утырышта шулай ук гаризалар буенча Тукай, Нурлат муниципаль районнарындагы торак пунктлар чикләренә өстәмә җир кишәрлекләре кертүнең максатчанлыгы тикшерелде. Шул исәптән, Нурлат муниципаль районы милкендәге 92 га җирне күп балалы гаиләләргә йорт төзү эшләре өчен бирү максатыннан Урта Камышлы торак пункты чикләренә кертү мәсьәләсе дә каралды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча, гаризаларга беркетелгән документларны тиешле тәртипкә китереп бетерү өчен күрсәтмәләр бирелде.