Дүшәмбе көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә соңгы 3 айда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның исәпләү, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек итү идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның беренче аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 159,1 миллион сум акча керде. Узган елның әлеге вакыты белән чагыштырганда 52,1 миллионга артык.
Шул исәптән, 2012 елның 1 нче кварталы өчен статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 13,65 миллион сум;
җирне арендалаудан – 65,54 миллион сум;
мөлкәтне сатудан – 15,48 миллион сум;
җир сатудан – 56,9 миллион сум;
башка төрле табышлардан – 7,53 миллион сум акча кергән.