Узган атнада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Айрат Нуретдинов рәислегендә күп балалы гаиләләр саны турындагы мәгълүмат тапшыру сораулары буенча киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмәдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау министрлыгының cоциаль халык регистрын формалаштыру бүлеге, ТР Министрлар Кабинетыныңгражданлык торышы актларын язу идарәсе, Буа шәһәре хакимият башлыгы урынбасары, Яр Чаллы шәһәренең башкарма комитеты муниципаль берәмлегенең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе вәкилләре катнашты.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, күп балалы гаиләләр саны турында төгәл мәгълүмат алу максатыннан ТР муниципаль берәмлекләренең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталарына Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Министрлар Кабинетының гражданлык торышы актларын язу идарәсе, ТР буенча Федераль миграция хезмәте идарәсе, ТСЖ, идарә компанияләре белән берлектә муниципаль район һәм шәһәр округларында яшәүче күп балалы гаиләләр саны турындагы мәгълүматларны тикшерү эшен башкарырга һәм күрсәтелгән мәгълүматларны атна саен “Җир кишәрлекләрен формалаштыру турындагы мәгълүмат” модулена кертеп барырга дигән карар кабул ителде.