Татарстан Республикасы милкендә булган төп чара объектларын исәптән төшерү тәртибе үзгәрде.

2012 елның 11 апреле, чәршәмбе

       2012 нче елның 24 мартыннан Татарстан Республикасы милкендә булган төп чара объектларын исәптән төшерү тәртибе үзгәрде. Үзгәрешләр буенча, югарыдагы ведомство оешмалары белән килешү буенча, беренче бәясе 40 мең сумга кадәр булган объектларны учреждениеләр мөстәкыйль рәвештә исәптән төшерү хокукына ия. Моңа кадәр бу сумма 20 мең сум иде. Үзгәрешләр ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 16.02.2012 №393-р боерыгы белән кабул ителде һәм ТР юстиция министрлыгында теркәлде.

       Дәүләт унитар предприятиеләре өчен тәртип элеккечә калды. Өлешчә, автотранспорт чараларын, зур җиһазлар һәм күчемсез милек объектларын исәптән чыгару ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы рөхсәте белән башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International