2018 нче елның 25 октябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә министрлык хезмәткәрләре катнашында коррупциягә каршы политиканы тормышка ашыру кысаларындагы, шул исәптән мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча чаралар күрү сорауларын карау буенча семинар-киңәшмә үтте. Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы гамәлләр буенча законнарның үтәлешен күзәтү буенча бүлекнең өлкән прокуроры Вәлитов Роберт катнашты.
Роберт Вәлитов Министрлык хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Прокуратурасы эшчәнлеге белән, шул исәптән дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы гамәлләр буенча законнарның үтәлешен күзәтү нәтиҗәләре белән таныштырды.
Семинар барышында коррупциягә каршы политиканы тормышка ашыру кысаларында актуаль темалар каралды. Темалар дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу, мөлкәти характердагы бурычлар, керемнәр, чыгымнар турындагы мәгълүматларны тапшыру, чикләүләрне үтәү һәм башка сорауларга багышланды. Семинар соңында Роберт Вәлитов хезмәткәрләрнең күп төрле сорауларына да җавап бирде.