2018 нче елның 25 октябре көнне Чуваш Республикасы Сәүдә сәнәгать палатасында Чуваш республикасында беренче тапкыр бәяләүчеләр конференциясе һәм бәяләү суд экспертизасы буенча түгәрәк өстәл узды
Чарада бәяләү эшчәнлеге өлкәсенә кагылышлы ведомстволардан 50 дән артык кеше катнашты.
Бәяләүчеләр берлеге тәҗрибәсе белән төбәк кысаларында ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт-консультацияләү Советы рәисе Дмитрий Захматов уртаклашты. Бәяләүчеләр берләшмәсенең һәм Татаарстан хакимият органнарының консолидацияләү буенча башкарган эшен Чуваш Республикасының юстиция һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Роза Лебедева бәя бирде.Бәяләүчеләр һәм хакимият органнарының үзара хезмәттәшлек итү мөһимлегенә Чуваш Республикасының икътисади үсеш, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Леонид Ватковский да игътибар итте.