Республикада яшәүче 13 616 күп балалы гаиләдән җир кишәрлекләре алу өчен гариза кабул ителде.

2012 елның 16 апреле, дүшәмбе

       Бүген, 16.04.2012 елда, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү турында сораулар каралды.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 13 нче апреленә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләдән җир кишәрлекләре алу өчен 13616 гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 1 337 се Интернет-портал аша килгән. Гаризалар буенча, күп балалы гаиләләрнең 85%ы җир кишәрлеген йорт салу өчен кулланмакчы.

       Күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзерлек процессында торучы җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы  - 3230,9 га тәшкил итә:

-         Межаланган җир кишәрлекләре – 3 601;

-         Кадастр исәбенә куелган (яки бирүгә әзер) җир кишәрлекләре – 835.

       Бүгенге көндә Татарстан Республикасы буенча бу программа кысаларында барлыгы 95 күп балалы гаилә җир кишәрлекләре алды инде. Шул исәптән, Актаныш муниципаль районында – 1, Алексеевск муниципаль районында – 4, Бөгелмә муниципаль районында – 3, Буа муниципаль районында - 1, Кукмара муниципаль районында - 36, Мамадыш муниципаль районында - 7, Менделеевск муниципаль районында – 2, Яңа Чишмә муниципаль районында – 3, Питрәч муниципаль районында - 32, Тукай муниципаль районында – 4, Теләче муниципаль районында – 2 гаилә җир кишәрлекләре алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International