ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында күп балалы гаиләләргә бирелергә тиешле җирләрне формалаштыру сораулары буенча киңәшмә үтте.

2012 елның 17 апреле, сишәмбе

       Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Айрат Нуретдинов рәислегендә Казан һәм Яр Чаллы җирле үзидарә шәһәр округларында күп балалы гаиләләргә бирелергә тиешле җирләрне формалаштыру сораулары буенча киңәшмә үтте.

       Министрлык белгечләре ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе, Биектау муниципаль районы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, Тукай муниципаль районының җир кадастры палатасы вәкилләре белән берлектә, Биектау муниципаль районы янындагы Каймар торак пункты һәм Тукай муниципаль районы янындагы Азьмушкино авылы территорияләрендә күп балалы гаиләләргә бирелергә тиеше җир кишәрлекләрен формалаштыруга кагылышлы сораулары көн тәртибенә куелды.

       Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсенә күп балалы гаиләләргә бирелергә тиеше җир кишәрлекләрен формалаштыру, межалау эшләре, җир кишәрлекләрен кадастр исәбенә куелуы турындагы, шулай ук әлеге территорияләрдә төзелеш һәм планлаштыру буенча эшләр турында мәгълүматларны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына җиткерергә дигән карар кабул ителде. ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Җир ресурслары һәм Хокук идарәсенә өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү сорауларын җайга салу максатыннан ведомствоара эш группасы булдыру турындагы карар проекты төзеп ТР Министрлар Кабинетына җибәрергә тиеш. Киңәшмәдә шулай ук авыл хуҗалыгы җирләрен торак пункт чикләренә кертү өчен тиешле документларны әзерләү эшләрен тизләтергә дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International