"Дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү өлкәсендә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен җайга салуның актуаль аспектлары" темасына мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге белгечләр өчен укыту семинары үтте

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Республиканың муниципаль берәмлекләренә методологик ярдәм күрсәтү максатыннан 12.11.2018 көнне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары (Идарәләре, Комитеты) җитәкчеләре өчен "Дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү өлкәсендә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен җайга салуның актуаль аспектлары" темасына укыту семинары үткәрелде.

Эксперт булып семинарда Регионара суд бюросы экспертизаларының  (expertsud.ru, г. Москва) җир һәм чиктәш законнары эксперты, практикалаучы юрист, юридик фәннәр кандидаты Алексей Валерий улы Мазуров катнашты.

Семинар барышында дәүләт һәм муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен файдалануга биргәндә һәм тартып алганда, яңадан бүлгәндә, чикләренә төгәллек керткәндә һәм алыштырганда килеп чыккан законнардагы сораулар каралды. Шулай ук авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү үзенчәлекләре. Бакчачылык җәмгыятьләрендә төзү һәм җирләрдән файдалану, линияле объектлар өчен сервитутлар урнаштыру очраклары каралды.

Семинар соңында лектор семинарда катнашучыларның күп санлы сорауларына җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International