Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә министрлык белгечләренең Дагыстан Республикасы коллегалары белән – министр урынбасары Хәбип Җанаев һәм җирләрне бүлү бүлегенең консультанты Гаджимагомед Каммагаджиев белән очрашуы узды.
Кунакларга ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча презентация күрсәтелде. Тәҗрибә уртаклашу ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының тиешле подразделениеләрендә конкрет юнәлешләр буенча дәвам ителде. Җир ресурслары белән идарә итү, эшмәкәрлеккә ярдәм итү, дәүләти-шәхси партнерлыкны үстерү, муниципаль берәмлекләр һәм федераль структуралар белән хезмәттәшлек итү, күчемсез милек объектларына дәүләт кадастры бәясен билгеләү, чикләрне билгеләү һәм дәүләт милке һәм мөлкәте белән идарә итү өлкәсендәге башка сораулар каралды..
Очрашу җылы һәм конструктив характерда үтте һәм ике як өчен дә нәтиҗәле булды.