«Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ вәкилләре “Россия Федерациясендә дәүләт кадастры бәяләве 2018” Россиякүләм фәнни-практик конференциядә катнашалар

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 14-16 ноябре көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә  Россия Икътисад  үсеше министрлыгы, Дәүләт кадастрын теркәү һәм картографиясе федераль хезмәте, эшчәнлекләренә дәүләт кадастрын бәяләү үткәрү сораулары караган Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре,  шулай ук дәүләт кадастрын бәяләү үткәрү вәкаләтләре бирелгән дәүләт бюджет учреждениеләре вәкилләре катнашында “Россия Федерациясендә дәүләт кадастры бәяләве 2018” Россиякүләм фәнни-практик конференциясе уза. Конференциядә Татарстаннан «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ җитәкчесе Лена Хәмзина, аның урынбасары Рэнальд Сабирҗанов, күчемсез милек базарын мониторингы бүлеге җитәкчсесе Вадим Журавлев катнашалар.

Конференция кысаларында дәүләт кадастрын бәяләү үткәрүнең якынча нәтиҗәләре чыгарылачак, Россия Федерациясе  субъектларында дәүләт кадастрын бәяләү үткәрү белән бәйле төп проблемалар ачыкланачак һәм и Россия Икътисад  үсеше министрлыгы тарафыннан эшләнелгән “Дәүләт кадастрын бәяләү турындагы”  03.07.2016 № 237-ФЗ  Федераль законга үзгәрешләр кертү буенча закон проекты каралачак.

Конференциянең пленар утырышлары һәм “Түгәрәк  өстәл” кысаларында дәүләт кадастрын бәяләү үткәрүнең төп проблемаларын чагылдырган чыгышлар тыңланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International