ТР Бәяләүчеләр союзының ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән хезмәттәшлек буенча комитетының бернче утырышы узды

2018 елның 16 ноябре, җомга

ТР Бәяләүчеләр союзы белән ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында 13.09.2018 көнне төзелгән килешмәне тормышка ашыру максатыннан булдырылган ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән хезмәттәшлек буенча комитеты әгъзаләре утырышта үзара хезмәттәшлек юнәлешләре турында сөйләштеләр. Аерым алганда, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында тиешле орган барлыкка китерү тәкъдим ителде, атна дәвамында документ проектлары әзерләнәчәк. Анда, шул исәптән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән берлектә эшмәкәрлеккә эксперт ярдәме, мөлкәти-җир консалтингы, агарту эшчәнлеге функционалын чагылдыру, Россия төбәкләре белән хезмәттәшлекне үстерү күздә тотыла. Шулай ук ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының бәйсез мониторингы базасында республика бәяләү оешмаларының объектив рейтингын формалаштыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International