ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин рәислегендә Татарстан Республикасы милкендә булган күчемсез мөлкәтне муниципаль милеккә тапшыру һәм муниципаль милектә булган күчемсез мөлкәтне республика милкенә кабул итү сорауларын карау буенча комиссия утырышы булды. Киңәшмә көн тәртибендә ябылган ААҖ “ПРСО “Татавтодор” мөлкәтен муниципаль милеккә тапшыру турында республиканың 7 районы тәкъдиме каралды.
Киңәшмәдә комиссия әгъзалары тарафыннан 01.05.2012 кадәр:
Әгерҗе, Арча, Яңа чишмә, Теләче муниципаль районнарына муниципаль милеккә тапшырган очракта мөлкәттән урынлы файдалану турында гарантияле хат китерергә;
Актаныш, Югары Ослан муниципаль районнарына мөлкәтне муниципаль милеккә тапшыруны дәлилләү һәм мөлкәттән урынлы файдалану турында гарантияле хат китерергә;
Мөслим муниципаль районына мөлкәтне муниципаль милеккә тапшыруга дәлилләр китерергә тәкъдим ителде.