ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәге бүлегенең тантаналы чарасында катнаштылар

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

2018 нче елның 27 нче ноябре көнне Казан мәркәзендә “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәге бүлегенең Юрист көненә багышланган тантаналы чарасы узды. Россия юристлары  ассоциациясе җитәкчеләре, суд системасы, прокуратура, нотариат, адвокатлар,  Татарстан Республикасының федераль һәм дәүләт хакимият органнары вәкилләре катнашкан тантаналы чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов ачты.Чара барышында юристлар берлеге вәкилләренә хөкүмәт бүләкләре, рәхмәт хатлары, почет грамоталары, “Ел юристы” исемнәре бирелде һәм Г.Ф.Шершеневич исемендәге Россия юридик премияләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International