Бәяләүчеләр көне 2018 — бергәләп җәмгыять өчен

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Һөнәри бәйрәм ТР Бәяләүчеләр союзы әгъзаләре – оешмалар хезмәткәрләрен һәм җитәкчеләрен, республиканың район һәм шәһәрләреннән бәяләүчеләр берләшмәләренең коммерциячел булмаган партнерларын җыйды.Тантаналы чаралар кысаларында Союз әгъзаләренең берсе- “ТР техник инвентаризацияләү бюросы” АҖ конференц-залында “Бәяләү өлкәсендәге актуаль сораулар” темасы буенча семинар үтте.

Семинарны ТР Бәяләүчеләр союзы Президенты Андрей Лисичкин һәм ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдуард Дияров ачтылар.

Семинар барышында банклар һәм бәяләүче оешмаларның хезмәттәшлеге, күчемсез милекне сату-алу эшләре һәм бәя барлыкка килү аспектлары,  суд-экспертиза эшчәнлегендәге актуаль сораулар темалары буенча чыгышлар тыңланылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International