Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 493,01 миллион сум салым булмаган табыш керде

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2018 елның 30 нчы ноябрь торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 493,01 миллион сум акча керде. 

Шул исәптән, статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 88,24  миллион сум - план 108,1 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 63,50 миллион сум – план 91 % ка үтәлгән;

сервитуттан – 2,82 миллион сум – план 119 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 31,95 миллион сум – план 106,5 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 14,06  миллион сум акча кергән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 60,6 миллион сум табыш кергән– план 98,8 % ка үтәлгән;

дивидентлардан – 203,45  миллион сум – план 100 % ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 22,8 миллион сум - план 98 % ка үтәлгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International