ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре “Корпоратив облигацияләр базары үсеше” темасы буенча семинарда катнаштылар

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

3-4 декабрь көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре КФУ дәүләт һәм муниципаль югары мәктәбе базасында Россия Банкының Идел-вятка баш идарәсенең ТР Милли банкы бүлеге оештырган “Корпоратив облигацияләр базары үсеше” темасы буенча семинарда катнаштылар.

Укыту кысаларында хезмәткәрләре предприятиеләрне финанслау чыганагы буларак облигация займнары өлкәсендә белем алдылар һәм корпоратив облигацияләр эмиссиясе процедураларын карадылар.

Семинар эшендә лектор булып «ФИНАМ» Инвестиция компаниясе» АҖ генераль директоры урынбасары Ярослав Кабаков (Мәскәү шәһ.) катнашты. Ул Мәскәү биржасында облигацияләрне сатуны оештыру турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International