2018 нче елның 4 декабрендә Татарстан Республикасының 2012 нче елның 2 ноябреннән № 73-ЗРТ “Татарстан Республикасында гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү турында” Законын тормышка ашыру максатыннан ТР Юстиция министрлыгы Халыкара инвалидлар көне кысаларында I, II төркем инвалидларга, инвалид балаларга, һәм аларның вәкилләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарасы оештырды.
Чара Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының "Восхождение" инвалидларны тернәкләндерү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясендә үткәрелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан I, II төркем инвалидларга, инвалид балаларга, һәм аларның вәкилләренә әйдәп баручы консультант Александр Паймухин җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге сораулар буенча юридик ярдәм күрсәтте.