ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утыршы узды

2018 елның 7 декабре, җомга

  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышында актуаль сораулар каралды. Утырыш  Иҗтимагый совет рәисе Рәшит Әбашев җитәкчелегендә үтте.

   Министрлыкның коррупциягә каршы эш өчен җаваплы хезмәткәре Дарья Проценко, 2018 нче елда  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында коррупция торышы турындагы иҗтимагый фикер буенча сораштыру үткәрү нәтиҗәләре турында мәгълүмат һәм коррупциягә каршы политиканы тормышка ашыру программасына кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды.  Совет әгъзаләре Татарстан Республикасының 2015-2021 елларга коррупциягә каршы политиканы тормышка ашыру программасын күрсәтелгән редакциясендә расларга һәм 2019 елга Иҗтимагый советның эш  планына ведомстводагы коррупция торышы турында сораштыру нәтиҗәләрен карауны кертергә тәкъдим иттеләр.

    Иҗтимагый совет утырышында шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы учреждение җитәкчеләре: “Республика мөлкәт казнасы ДБУ (Фәрит Зиятдинов һәм “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ (Булат Гайнетдинов) чыгышлары тыңланылды.

Министрлык вәкилләре Фәрит Мусин һәм Гүзәл Насыйбуллина ТР хөкүмәтенең яшьләр белән хезмәттәшлеге һәм 2030 елга Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш  стратегиясендәге үзгәрешләр турындагы сораулар турында сөйләделәр.         

Утырыш ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасе Артур Мустаевның иҗтимагый контроль программасы буенча үткәрелгән укыту нәтиҗәләре турында чыгышы белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International