Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Инвалидлар декадасында актив катнашты

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

2018 нче елның 1 декабреннән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 27.11.2018 № 3173-р боерыгы нигезендә республикада Халыкара инвалидлар көне кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның проблемаларын чишү буенча чаралар үткәрелде.

 Бу чараларда Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре актив катнаштылар. Чаралар планы нигезендә хезмәткәрләрнең инвалидларга һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга социаль ярдәм күрсәтү өчен хәйрия эшчәнлектә катнашуы оештырылды.   

Ункөнлек вакытта (1-10 декабрь көннәрендә) Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан 4000 сум күләмендә акча җыелды һәм инвалид балаларга ярдәм күрсәтү максатыннан “Сабыйлар дөньясы хәйрия фонды” коммерциячел булмаган оешмага күчерелде. Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының инвалид хезмәт ветераннарына һәм министрлык карамагындагы учреждениеләрдәге инвалидларга матди ярдәм күрсәтелде.

Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар кысаларында “Яхшылык эшләргә ашык” дип аталган мәгълүмати плакат чыгарылды. Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының "Восхождение" инвалидларны тернәкләндерү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясендә Хокук идарәсе хезмәткәре I, II төркем инвалидларга, инвалид балаларга, һәм аларның вәкилләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарасында катнашты.  

Мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга карата игътибарны арттыру турында мәгълүмати стендта материаллар урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International