Бәяләүчеләрнең ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән хезмәттәшлеге юнәлешләре билгеләнде

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән хезмәттәшлек буенча комитетның чираттагы утырышында ТР Бәяләүчеләр союзы һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы арасындагы үзара хезмәттәшлек перспективалары каралды. Киңәшмә катнашучылар Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелегенә Палата структурасында бәяләү эшчәнлеге буенча Комитет булдыру турында мөрәҗәгать проектын расладылар.

Расланылган документ проектларына шәхси милек объектларын бәяләү сораулары буенча предприятиеләргә методик ярдәм күрсәтүгә, исәп-хисапларны экспертизалау, бәяләү сыйфатын күтәоү, һ.б. юнәлтелгән сораулар кертелде.

Утырышта ТР Бәяләүчеләр союзы Президенты Андрей Лисичкин һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International