Азат Хамаев Татарстанның БМОның Европа икътисади комиссиясе проектларында катнашуы турында фикер алышуда катнашты

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Милләтләр Оешмасының Европа икътисадый комиссиясе делегациясе белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Анда БМОның Европа икътисадый комиссиясе Дәүләт-шәхси партнерлыгы бюросы рәисе урынбасары – Россия Федерациясе вәкиле Хафиз Салихов та катнашты.

Яклар хезмәттәшлек перспективалары, Татарстанның БМОның Европа икътисади комиссиясе проектларында катнашуы турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International