Азат Хамаев Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясенең XIII съездында катнашты

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

2018 елның 18 декабрендә Корстон кунакханә комплексында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясенең XIII съезды узды.

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясенең XIII съездында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР  Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гөбәйдуллин, Федерация Советы һәм Дәүләт Думасының Татарстан Республикасыннан депутатлары, ТР Хөкүмәте әгъзаләре, ТР Президнты Аппараты хезмәткәрләре катнашты. Съезд эшендә шулай ук ТР муниципаль берәмлекләрнең башлыклары урынбасарлары һәм Башкарма комитетлар җитәкчеләре катнашты.

Көн тәртибе буенча Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советының эше турында исәп-хисап, шулай ук Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы идарәчелеге органнарына сайлау турында да сорау һәм муниципаль берәмлекләре эшчәнлегенең  башка актуаль аспектлары каралды.  

Съездда Татарстан Республикасындагы җирле үзидарә үсешендәге аеручы мөһим бурычлар комплексы турында сөйләшенде,  дәүләт һәм  муниципаль хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге, федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру сораулары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International