Бүген Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 44 нче утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан барлыгы 22 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 10 республика закон проекты һәм 7 федераль закон проекты. Фикер алышу барырышында депутатлар тагын 20 мәсьәлә керттеләр.
Утырышта беренче һәм өченче укылышларда 2018 елга һәм 2019, 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджетына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Парламентарийлар өстәмә кергән акчаларны федераль максатчан программаларны финанслашуга һәм республика максатчан программаларын гамәлгә ашыруга, бюджет учреждениеләренең кредитор бурычларын каплауга, социаль әһәмиятле мәдәни-спорт чараларын уздыруга җибәрәчәкләр.
Бүген тагын депутатлар 2018 елга һәм 2019, 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина фонды бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проектын расладылар.