ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгы фойесында Бөек Җиңү көненә багышланган стенд урнаштырылды. Стендта хезмәткәрләрнең балалары ясаган рәсемнәрдән “Тынычлык - балалар күзлеге аша!” дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде. Шулай ук стендта хезмәткәрләрне сугышта катнашкан туганнары, бабайлары турында материаллар да урын алды.
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Сезне чын күңелдән Бөек Бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, сәламәтлек, бәхет, мул һәм тыныч тормыш телибез! Тыныч күгебез өчен мең рәхмәт Сезгә! Без һәрвакыт, бүгенге көндә инде безнең арадан киткән ветераннарыбызны да онытмыйбыз, хөрмәт белән искә алабыз! Мәңгелек истәлек аларга!