Саба муниципаль районында җир законнары буенча консультация бирелде

2018 елның 21 декабре, җомга

2018 елның 20 нче декабре көнне  гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Саба муниципаль районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.

Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Александр Паймухин җиргә шәхси милек хокукы теркәү, җир кишәрлекләре чикләрен салу  сораулары буенча ярдәм күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International