Республикада яшәүче 14 812 күп балалы гаиләдән җир кишәрлекләре алу өчен гариза кабул ителде

2012 елның 14 мае, дүшәмбе

       Бүген, 10.05.2012 елда, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү турында сораулар каралды.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 10 маена кадщр булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләдән җир кишәрлекләре алу өчен 14 812   гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 1 512 (10%) се Интернет-портал аша килгән. Гаризалар буенча, күп балалы гаиләләрнең 84%ы җир кишәрлеген йорт салу өчен кулланмакчы.

      Бүгенге көндә Татарстан Республикасы буенча бу программа кысаларында барлыгы 400 күп балалы гаилә җир кишәрлекләре алды инде. Шул исәптән, Актаныш муниципаль районында – 9, Алексеевск муниципаль районында – 9, Бөгелмә муниципаль районында – 3, Буа муниципаль районында - 77, Зәй муниципаль районында - 12, Кайбыч муниципаль районында - 1, Кукмара муниципаль районында - 116, Лаеш муниципаль районында - 1, Мамадыш муниципаль районында - 3, Менделеевск муниципаль районында – 83, Яңа Чишмә муниципаль районында – 5, Питрәч муниципаль районында - 44, Балык Бистәсе муниципаль районында - 21, Сарман муниципаль районында - 4, Тукай муниципаль районында – 8, Теләче муниципаль районында – 4 гаилә җир кишәрлекләре алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International