2012 елның 17 мае көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә түбәндәге вакантлы вазифаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:
· дәүләт заказлары һәм дәүләт сатып алуы бүлеге җитәкчесе ;
· Исәпләү, мониторинг һәм мәгълүмати үзара хезмәттәшлек итү идарәсенең ТР дәүләт милке реестры бүлегенә әйдәп баручы консультант;
· Хокук идарәсенең дәүләт мөлкәте файдасына яклау бүлегенә әйдәп баручы белгеч-эксперт;
· Икътисади реабилитацияләү һәм хосусыйлаштыру идарәсенең корпоратив идарә итү бүлегенә әйдәп баручы киңәшче;
· Хокук идарәсенең дәүләт мөлкәте файдасына яклау бүлегенә әйдәп баручы консультант .
Конкурста вакантлы вазифа урыннарына 16 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнелде. Алда әйтелеп үткән вакантлы вазифалар тәртибендә:
· Кәримов Илнур Илгизәр улы;
· Соколова Евгения Андреевна;
· Ивойлова Лариса Александрова;
· Мусина Алинә Фәрит кызы;
· Шәрәфиева Регина Ринат кызы
· Кулагина Дарья Викторовна конкурста җиңеп чыктылар.
Квалификация имтиханын 1 дәүләт хезмәткәре үтте. Имтихан тоту нәтиҗәләре буенча ул тиешле класслы чин тапшыруга лаклы дип табылды.
Барлык җиңүчеләргә дә уңышлар телибез!