Татарстан Республикасының урта һәм кече эшмәкәрлек оешмалары Ассоциациясе әгъзаләре белән эшлекле очрашу узды.

2012 елның 22 мае, сишәмбе

       Бүген, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының урта һәм кече эшмәкәрлек оешмалары Ассоциациясе әгъзаләре белән чираттагы эшлекле очрашу узды.

       Эшмәкәрләр белән очрашуда министрлыкның идарә һәм бүлек җитәкчеләре катнашты, алар Ассоциация вәкилләре тарафыннан бирелгән сорауларга җаваплар бирделәр. Сораулар җир кишәрлекләренең кадастр бәясе, формалаштыру, арендалау, категорияләрен үзгәртүгә кагылышлы булдылар. Очрашуда шулай ук эшмәкәрләрнең мөрәҗәгате буенча чишелмәгән системалы проблемалар исемлеге һәм аларны хәл итү юллары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International