Республикада 505 кешедә кадастр инженеры аттестаты бар.

2012 елның 23 мае, чәршәмбе

       Узган атнада Татарстан Республикасы буенча Россия реестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.

       Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга бары 16 сы гына килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 7 кеше, алдагы көннәрдә кадастр инженеры аттестатларын алачак.

       Җир ресурслары идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә республикада 505 кешенең кадастр инженеры аттестаты бар, шуларның 46 сы аттестатларны 2012 елны алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International