Астрахань өлкәсенең дәүләт милке белән идарә итү буенча агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Наталья Москвитина белән очрашу узды

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрлык җитәкчеләре Астрахань өлкәсенең дәүләт милке белән идарә итү буенча агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы  Наталья Москвитина белән очраштылар.

Кунакларга ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча презентация күрсәтелде. Тәҗрибә уртаклашу барышында җир ресурслары белән идарә итү, эшмәкәрлеккә ярдәм итү, дәүләти-шәхси партнерлыкны үстерү,  муниципаль берәмлекләр һәм федераль структуралар белән хезмәттәшлек итү, күчемсез милек объектларына дәүләт кадастры бәясен билгеләү, чикләрне билгеләү һәм дәүләт Очрашу җылы һәм конструктив характерда үтте һәм ике як өчен дә нәтиҗәле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International