Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган 30.04.2014 № 289 боерыгы белән “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасында ятим балаларның, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның һәм ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәбендәге затларны торак урыннар белән тәэмин итү” программасын тормышка ашыру максатыннан 2019 нчы елда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ятим балаларга бирелергә тиешле 309 торак фатир сатып алынырга тиеш. Фатирлар алу өчен гомуми сумма 372,3 млн. сум тәшкил итә, шуланың:
44,7 млн.сум - Россия Федерациясе бюджетыннан;
327,6 млн.сум - Татарстан Республикасы бюджетыннан.