ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан җирләрне арендалау килешмәләре буенча бурычларны ачыклау эше алып барыла

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан даими рәвештә Татарстан милкендә булган җир кишәрлекләрен арендага бирү һәм җирләрне арендалау килешмәләре буенча бурычларны ачыклау эше буенча эш алып барыла. Шулай ук бурычлылар белән дә актив эш алып барыла. Күбесенчә, бурычлылар белән дәгъвалар судка кадәр үк претензия тәртибендә чишелә.

Хәзерге вакытта җир кишәрлекләрен арендалау буенча 177 килешмә тузелде. Шулардан 29 арендалаучының Татарстан Республикасы бюджеты каршында бурычы бар.

 Хөрмәтле арендалаучылар! Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы милкендәге җирләрне арендалау килешмәләре буенча түләү һәр айның 10 сыннан да соң башкарылмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International