Ятим балалар яши торган фатирларын хосусыйлаштыра алачак

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

21.12.1996 № 159-ФЗ  “Әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар һәм ятим балаларга социаль ярдәм итү буенча өстәмә гарантияләр турындагы” Федераль закон нигезендә, 12.01.2013 № 8-ЗРТ “Әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар һәм ятим балаларны торак фатирлар белән тәэмин итү турындагы һәм Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасы халкына адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы” Законының 8 маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы” Татарсан Республикасы Законы нигезендә махсуслашкан торак фатирларга найм килешмәсе срогы чыгуга, авыр тормыш ситуацияләре булу сәбәпле ярдәм күрсәтү мөһимлеге булу турындагы мәгълүматлар булмаган очракта вәкаләтле орган найм килешмәсен кире кагу турында карар кабул итә һәм фатир биләүче белән социаль найм килешмәсе төзи.

Шулай итеп, 2018 елда авыр тормыш ситуацияләре булу сәбәпле ярдәм күрсәтү мөһимлеге булу турындагы мәгълүматлар булмау турындагы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карарлары нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2013 елда алынган һәм “Торак фонд белән идарә итү буенча департамент” дәүләт бюджет учреждениесенә оператив идарә хокукында беркетелгән махсуслашкан торак фонд составыннан 265 фатирның 112  се чыгарылды.

“Торак фонд белән идарә итү буенча департамент” дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан фатирларны биләүчеләр белән социаль найм килешмәләре төзелде. Бу чара киләчәктә торак фатирларны хосусыйлаштыруны тормышка ашыруга мөмкинлек бирәчәк.

2019 елда 2014 елда сатып алынган 309 фатир буенча шундый эш башкару күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International