Тәтеш муниципаль районында җир законнары буенча консультация биреләчәк

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

2019 елның 24 гыйнвар көнне гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Тәтеш муниципаль районының Тәтеш шәһәре һәм Зур Тархан авылына халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барачак. 

Тәтеш шәһәрендә - 24 ныйнвар көнне 10.00 - 12.00 сәг.  Боголюбов ур.,  29 адресы буенча «Барс» спорт-сәламәтләндерү комплексында;

Зур Тархан авылында - 25 гыйнвар көнне 13:30 -15.00 сәг. Зур Тархан авылы, Горький ур.,  36.адресы буенча.

Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Анна Ханжина җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International