Министр урынбасары Татарстан Республикасы делегациясе составында шәһәр төзелеш политикасын тормышка ашыру тәҗрибәсен өйрәнә

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

22-23 гыйнвар көннәрдә Татарстан Республикасы делегациясе Төмән өлкәсендә эшли. Визитның максаты – шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүдә төбәк мәгълүмат системасын тормышка ашыру буенча Төмән тәҗрибәсен өйрәнү. Шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү системасында Төмән белгечләре эшләгән программа аеруча кызыксынучанлык уятты. Анда территорияләр үсеше, алардагы төзелешләр, җир кишәрлекләре, капиталь төзелеш объектлары, һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеген башкару өчен башка мөһим мәгълүматлар турында документлаштырылган мәгълүматлар җыелган. Шуның өстенә, ул бердәм дәүләт хезмәте порталы аша һәркемгә ачык, һәм төзелеш өчен рөхсәт алганда вакытна күпкә тизләтә, дип хәбәр итә “Төмән вакыты” телеканалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International