Азат Хамаев Минзәлә районы авылларында халык белән очрашуда катнашуны дәвам итә

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Министр Азат Хамаев үзенә беркетелгән Минзәлә муниципаль районының авылларында халык белән очрашуда катнашуны дәвам итә. 22-23 гыйнвар көннәрне ул Иске Матвеевка һәм Кузембетьево авылларында халык һәм хезмәт коллективлары җыелышларында катнашты.

Чараларда   авыл башлыкларының 2018 нче елда территорияләр үсеше буенча эшләнелгән эш турында исәп-хисап турындагы традицион чыгышларыннан тыш  Кузембетьево авылында бүгенге көндәге актуаль тема булып торган авыл хуҗалыгы үсеше перспективалары турындагы доклад та тыңланылды.

Татарстан Республиксының социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре һәм актуаль сораулары турында ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев таныштырды. Чыгыш барышында ул халыкның кызыксындырган күп кенә сорауларына җавап бирде. Шулай ук кайберләрен чишүдә үзе дә ярдәм итәчәген билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International