2019 елның 24 нче гыйнвар көнне гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Тәтеш муниципаль районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.
Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Анна Ханжина җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте. Сораулар җир кишәрлекләренеж категорияләрен үзгәртү, җир чикләренә төгәллек кертү, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, пай җирләрен теркәүгә кагылышлы иде.