2011 ел нәтиҗәләре буенча Дәүләт унитар оешмаларыннан Татарстан Республикасы бюджетына чиста табыш өлеше күчерелә башлады.

2012 елның 28 мае, дүшәмбе

       Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының 2012 елның 10 маенда чыгарылган №363 карары нигезендә, 2011 нче елны табыш белән төгәлләүче Дәүләт унитар оешмаларының (ДУО) чиста табыш өлешенең 30%ын дәүләт файдасына күчерү йөкләмәсе расланды. Әлеге йөкләмәне үтәү срогы 2012 елның 1 июленә билгеләнгән иде.

       Иң беренчеләрдән булып 6 оешма чиста табыш өлешен дәүләт бюджетына күчерде:

ДУО “Татарстан Республикасының регионара элемтә, инвестиция эшчәнлеге һәм дәүләт заказлары агентлыгы” – 706,5 мең сум;

ДУО “Республика инвестицияләре һәм инновацияләре агропромышленность үзәге” – 628,8 мең сум;

ДУО “Татар китап нәшрияты” – 236,4 мең сум;

ДУО “Татлизинг” – 90,6 мең сум;

ДУО “Фәнни-техник мәгълүматларының Татарстан үзәге” – 35,7 мең сум;

ДУО «Кремль» туендыру комбинаты - 3,9 мең сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International