Видеоконференция режимында күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү соравы каралды

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

25 гыйнвар көнне министр урынбасары Артур Галиев рәислегендә Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама җирле үзидарәләре һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, шулай ук проект оешмалары вәкилләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә үтте. Бу районнарда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү проценты түбән - Әлмәттә – 62,6%, Бөгелмәдә – 63,5%, Түбән Камада – 58,1%.

Киңәшмәдә күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, җир дефицитлыгы һәм аларны чишү вариантлары, шул исәптән торак пункт чикләрен киңәйтү һәм территориаль планлаштыру документларына үзгәрешләр кертү сораулары каралды.

Республикада барлыгы 55 013 күп балалы гаилә, шуларның 49 802 се җир кишәрлекләре алу исемлегенә кертелгән. Күп балалы 32 611 гаилә җир кишәрлеге белән тәэмин ителде, бу 66% ны тәшкил итә.

Моннан тыш, 25 гыйнвар көнне тагын Яр Чаллы шәһәренең күп балалы гаиләләренә бирү өчен җир кишәрлекләре җитмәү проблемасы турында сөйләшү өчен Яр Чаллы шәһәренең Тукай районы җирле үзидарәсе вәкиле белән очрашу узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International