Татарстан Республикасы милкендәге җир кишәрлекләренә арендалау килешмәләре төзү хокукына ачык аукционнар үткәрү турында

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан РФ Җир кодексының 39.11 һәм 39.12 маддәләре нигезендә ТР Менделеевск, Әлмәт һәм Ютазы  муниципаль районнары территориясендәге Татарстан Республикасы милкендәге җир кишәрлекләренә арендалау килешмәләре төзү хокукына ачык аукционнар үткәрү турында боерыклар кабул итте.

Ачык аукционнарда катнашу өчен гаризалар формасы,  персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык формасы һәм җир кишәрлеген арендалау килешмәсе проекты www.mzio.tatarstan.ru ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында, Татарстан Республикасының муниципаль районнары сайтларында, Россия Федерациясенең аукционнар үткәрү турындагы мәгълүматлар www.torgi.gov.ru сайтларында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International