2019 нчы елда Татарстан Республикасында су фонды урман фонды, махсус сакланышлы объектлар һәм территорияләр җирләренә дәүләт кадастры бәяләве уздырылачак

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

“Дәүләт кадастры бәяләве турындагы”  2016 елның 3 июленнән №237-ФЗ Федераль закон нигезендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең 26.09.2018 №3173-р боерыгын тормышка ашыру максатыннан агымдагы елда Татарстан Республикасының су фонды урман фонды, махсус сакланышлы объектлар һәм территорияләр җирләренә дәүләт кадастры бәяләве уздырылачак.

2018 нче елда «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан дәүләт кадастры бәяләвен үткәрүгә әзерлек буенча чаралар үткәрелде. Эзерлек этабында хокук ияләреннән күчемсез милек объектлары характеристикалары турында декларацияләр тапшырылмады.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан кадастр бәяләве үтәргә тиешле күчемсез милек объектлары исемлеген формалаштыра, аннан соң «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе 01.01.2020 кулланыла башлаячак яңа кадастр бәясен билгеләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International