Кулланышта булмаган күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2018 елда тармаклы министрлыклар белән берлектә Татарстан Республикасы территориясендәге кулланылмый торган күчемсез милек объектларын инвентаризациялә буенча чаралар үткәрелде. Башкарылган эш нәтиҗәсендә 123 кулланышка кермәгән күчемсез милек объекты ачыкланды. Бу исемлек хуҗалык әйләнешенә кертү максаты белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтына урнаштырылды.

Карау һәм өстәмә мәгълүмат алу өчен сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрне 14.00 сәг. -16.00 сәг. кадәр Казан, Вишневский ур., 26 адресына мөрәҗәгать итә аласыз.

Контакт өчен җаваплы затлар: Альмукова Инна Наил кызы тел. 221-40-25 (эчке тел. 132), Тимергалиева Резедә Фәнил кызы. тел. 221-40-26 (эчке тел. 265).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International