Азат Хамаев Минзәлә районының Юшадин һәм Кәдрәкле авылларында халык белән һәм Минзәлә үзәк хастаханәсенең хезмәт коллективы белән очрашуда катнашты

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

29-30 гыйнвар көннәрдә Азат Хамаев үзенә беркетелгән Минзәлә муниципаль районының Юшадин һәм Кәдрәкле авылларында халык белән һәм Минзәлә үзәк хастаханәсенең хезмәт коллективы белән очрашуда катнашты.

Кәдрәкледә “Минзәлә таңнары” агрофирмасы җитәкчесе урынбасары Илдар Әкбәров 2018 нче елда башкарылган эшләр турында исәп-хисап тотты, киләчәк планнарга тукталды. Ике авл очрашуында да вәкаләтле участок полиция лейтенанты Ришат Шайахметов җыелыштагыларны җинаятьчелек торышы белән таныштырды, халыкны закон бозуларсыз һәм сизгерлекне югалтмыйча яшәргә чакырды. Юшадин авылында районның Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев чыгышында райондагы үзгәрешләргә тукталды, кыскача республика программалары белән таныштырды.

Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре һәм актуаль сораулары турында ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев чыгыш ясады. Чыгышы барышында ул гражданнарның борчыган сорауларына җавап бирде, шул исәптән Иске Мунча һәм Муртыш Тамак авыллары арасындагы юл һәм күпер төзелешләре буенча. Район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре квалификацияле кадрлар белән, заманча технологияле медицина җайланмалары һәм ашыгыч ярдәм автомобильләре белән тәэмин итүгә ярдәм сорадылар.

Чаралар соңында авылларның иң актив ярдәмчеләрен район башлыгыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International