Дәүләт милкен сату буенча аукционнар игълан ителде

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2019 елның 11 март көнне бәясе буенча ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән дәүләт милкен сату буенча электрон рәвештә 2 ачык аукцион игълан ителде.

Беренче аукционда  гомуми мәйданы 248 кв.м лы ТР, Казан, Клара Цеткин ур, 8/27 адресы буенча урнашкан 16:50:090107:207 кадастр номерлы, 2 катта урнашкан торак булмаган бүлмәләр сатыла.

Башлангыч бәясе – НДС исәбе белән 6 841 386,00 сум.

Аукцион адымы - 102 600,00   сум.

Шул ук көнне үткәрелергә тиешле аукционда сатуга:

- гомумии мәйданы 64,9 кв.м лы 1 катлы автогараж, кадастр  номеры 16:14:990138:249, адресы: ТР Буа районы, Буа шәһ., Костмонавтлар ур., 31в;

- җир кишәрлеге, җир категориясе: торак пунк җирләре, гараж төзү өчен билгеләнгән, гомуми мәйданы 626 кв.м, кадастр  номеры 16:14:990138:277, адресы: ТР Буа районы, Буа шәһ., Ленин ур., 52.

Башлангыч бәясе НДС исәбе белән - 177 692,00 сум.

Аукцион адымы - 7 100,00  сум.

Белешмәләр өчен телефон: (843)264-30-81. Җаваплы– Прокофьева Елена Александровна.

Тулырак мәгълүмат ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының рәсми сайтындагы “аукционнар һәм конкурслар” бүлегенең “Дәүләт милкен сату” бүлекчәсендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International