«Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе 2019 нчы елның 1 гыйнварыннан “авыл хуҗалыгы өчен билгеләнешле җирләр” категориясендәге яңа исәпкә алынган җир кишәрлекәрен, шулай ук Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына мәгълүматлары кергән элек исәпкә алынган һәм характеристикаларына үзгәрешләр кергән җир кишәрлекләренең дә кадастр бәяләвен билгеләү буенча функцияләрен башкаруга кереште.
Шулай ук, “Дәүлә кадастры бәяләве турындагы” 3.07.2016 № 237-ФЗ Федераль законның 24 маддәсенең 9 бүлекчәсе нигезендә бюджет учреждениесе “Россия Федерациясендә бәяләү эшчәнлеге турындагы” 29.07.1998 № 135-ФЗ Федераль законның 24.19 маддәсе нигезендә кадастр бәясе билгеләнгән авыл хуҗалыгы катеогриясендәге 27 000 нән артык җирләргә дә кадастр бәясен билгеләү эшен башкарачак.