ТР Бәяләр союзы Идарәчелегенең утырышы карарлары

2019 елның 1 феврале, җомга

ТР Бәяләр союзы Идарәчелегенең утырышында тәкъдимнәр исәбе белән Эш планы расланды, әгъзалык өчен түләү һәм ташламалар билгеләнде, 2019 няы елның 21 мартына еллык гомум җыелыш үткәрү көне билгеләнде.

Идарәчелек  югары уку йортлары арасында студентларның “Бәяләү эшчәнлеге” юнәлеше буенча иң яхшы чыгарылыш  квалификация эшенә конкурс  үткәрү турындагы Нигезләмәсен раслады.

Утырыш барышында Хакимият органнары белән хезмәттәшлек буенча комитет рәисе Рамил Ибраһимов мәгълүматы тыңланылды, арйоннарның партнерлык базасын һәм эксперт ярдәме өлкәсендә Комитет эшчәнлеген киңәйтү турында карар кабул ителде. Шулай ук Партнерлыкның бәяләү турында исәп-хисап экспертизалары вакытында Эксперт-консультацияләү советы һәм муниципалитетлар белән хезмәттәшлек буенча Регина Нуреева кандидатурасы расланды.

Идарәчелек ТР бәяләү эшчәнлеге буенча Сәүдә-сәнәгать палатасы комитеты рәисе Артур Аюповның башкарылган эш турындагы мәгълүматы һәм Комитетның Эш планы һәм Нигезләмә проектын раслады.

Башкарма дирекциягә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына башка оешмаларга чыгу чараларында берлектә катнашу, башкарма хакимият органнары белән видеоконференцияләр үткәрү, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары һәм идарәләре вәкилләренең бәяләү өлкәсе программалары буенча укуда катнашуы турындагы мөрәҗәгатен әзерләү йөкләнелде.

Утырышта бәяләү өлкәсенә, күчемсез милек мониторингы җыентыгына кагылышлы төрле сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International