Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2019 елның 31 нче гыйнвар торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 59,5 миллион сум акча керде. Татарстан Республикасы бюджеты каршында бюджет йөкләмәсе 10,2 % ка үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 7,44 миллион сум - план 12,2 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 5,19 миллион сум – план 7,4 % ка үтәлгән;
сервитуттан – 0,04 миллион сум – план 1,8 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 14,74 миллион сум – план 59 % ка үтәлгән;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 20,3 миллион сум – план 32,4 % ка үтәлгән;
башка табышлардан – 11,8 миллион сум табыш кергән.