Бүген, ягъни 2019 елның 6 февралендә министр Азат Хамаев Зәй муниципаль районының яңа Агросәнәгать паркы эше белән танышты hәм Татарстан Республикасының Зәй муниципаль район Советы утырышында катнашты. Совет утырышында Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районының 2018 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары hәм 2019 елга бурычлар турындагы” мәсьәлә тикшерелде. Доклад белән муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясады. Өстәмә докладлар белән “Аккурайд-Уилз Руссия” ҖЧШ башкарма директоры Илья Давыдов hәм “Зәй” агрофирмасы директоры Ирек Хөснетдинов чыгыш ясады.
Зәй муниципаль район Советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты hәм чыгыш ясады.